Создать сайт на a5.ru
Более 400 шаблонов
Простой редактор
Приступить к созданию

Рәссам һәм шагыйрь ФАРУХ ӘХМӘДУЛЛИН САЙТЫ

Тормыш юлы

        

       Фарух Зиннәт улы Әхмәдуллин 1928 елның 20 августында Татарстан Республикасы Арча районы Мөндеш авылында дөньяга килә. Ул яшьтән үк рәсем ясарга, шигырьләр язарга ярата. Аның шигырьләрендә картиналарындагы күренешләр кебек үк матурлык, табигатькә соклану, аларны кеше тормышлары белән чагыштыру, тарихи вакыйгаларны сүрәтләү зур урын алган. Шагыйрь фәлсәфи уйлануларын, үз башыннан узган ваыйгалар турындагы истәлекләрен шигъри юлларга салырга омтылган. Безнең музеебызда Чиләбе өлкәсендә чыгарылган китаплар саклана, аларга Фарух Әхмәдуллинның шигырьләре дә кертелгән. Ләкин ул әсәрләрен рус телендә генә язган.

      Фарух 1943 елда Үрнәк совхоз-техникумында комбайнёр, тракторист һөнәрләрен үзләштерә. Военкомат аны 1948 елда Вольск хәрби училищесына җибәрә һәм ул аны 1950 елда бик яхшы билгеләренә тәмамлый.

       1951 елда Фарух Әхмәдуллинны Кореяга спецзадание үтәргә җибәрәләр. Аннан кайткач 1953 елдан Ворошилов, Уссуруйск, Советская Гавань шәһәрләрендә хезмәт итә, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. 1954 елда аны диңгез авиациясенә күчерәләр.Чит илдә хезмәт иткәннәрне гаепләү башлана, Фарух Әхмәдуллин да күп тапкыр сорау алулар аша үтә, хәрби дәрәҗәсен төшерәләр, үз теләкләре белән хәрби хезмәттән китәргә кушалар, Ул бу кимсетүләргә түзәргә теләми, Кореяда һәм Кытайда илебез кушкан заданиене намус белән үтәвенә инанган,ул илләрнең бүләкләренә лаек булган якташыбыз: “Совет Армиясе сафында хезмәт итәргә теләмим”,- дип яза һәм партбилетын парткомда өстәлгә ыргыта. Аны кабат-кабат тикшерәләр һәм 1957 елда аның өчен хәрби хезмәт тәмамлана. КГБ аларны аннан соң да даими тикшереп тора.

Фарух Әхмәдуллин Арчага кайта һәм беренче мәктәптә укытучы булып эшләп ала. 1958елда чирәм җирләрне үзләштерүгә чакыруны кабул итеп шунда китә һәм 1966 елларга кадәр илебезнең төрле ерак шәһәрләрендә, Казахстан, Үзбәкстан, Чиләбе өлкәсендә художник-оформитель булып эшли, конкурсларда, күргәзмәләрдә катнаша, премияләр, дипломнар белән бүләкләнә. 1976 елда аның эшләрен чит илләрдә дә күрәләр. Парижда “Исскусство России” исемле выставкада аның 20 картинасы куела. Шул вакытта күренекле рәссам Пабло Пикассо аны Франциядә аерым күргәзмә оештырырга чакыра. 1984 елда Мәскәүдә бөтенсоюз күләмендәге, шулай ук Казан шәһәрендә төрле күргәзмәләрдә катнаша.

     Рәсем сәнгате буенча һөнәри белеме булмаса да Фарух абый утыз елдан артык гомерен картиналар, эскизлар ясауга багышлый. Табигать күренешләрен сүрәтләү белән генә чикләнмичә ул Ленин тематикасын, Кореяда булган урыннарын, төрле шәһәрләрдәге истәлекле урыннарны рәсемгә төшерә.1988 елдан рәссам Чиләбе өлкәсенең Точильное посёлогында яши. Бүгенге көндә аның хезмәтләренең күбесе Чиләбе өлкәсенең Златоус шәһәре архивында саклана. 1928 -1993 елдагы хезмәтләре 54 папкага тупланып тапшырылган. Анда картонга, ДВПга ясалган картина һәм рәсемнәр, төрле темаларга туплап ясалган альбомнар, язган шигырьләре, хикәяләре, очерклары, газета-журналларда чыккан мәкаләләре, кулъязмалары саклана. Аларның күпчелеге Фарух Әхмәдуллин тарафыннан карандаш, тушь, акварель белән ясалган. Безнең музейда да аның почта аша җибәрелгән зур форматта булмаган картиналары,эскизлары,әсәрләре басылган китаплары бар. Озак еллар дәвамында ул әдәбият һәм сәнгать музееның ул вакыттагы директоры Ринат Гаделшин белән хат алышкан, бу хатлар музей фондында саклана. Фарух абыйның тормыш юлы ,иҗатын ачыклауга аларның ярдәме бәяләп бетергесез.

    Фарух Әхмәдуллинның музейга язган бер хатында:“Төгәл хәтерләмим 1937яки 1938 елмы без Донбасстан Мөндеш авылына күченеп кайттык. Әти авыру сәбәпле пенсиягә чыкты. Безнең өебез, сыер, сарыклар, тавыклар казлар бар иде. 1940 елда мәчеттә урнашкан башлангыч мәктәпнең дүртенче классына укырга бардым, рәсем, география, тарих дәресләрен бик ярата идем. Мөндеш авылының китапханәсе минем балачакның бишеге булды, чонки мин укырга бик яраттым.1941 елда колхозда плугарист булып эшли башладым, ә кышын Казанбаш мәктәбендә укуымны дәвам иттем. 1941 елнең җәендә НКВД безнең ахыргы кәҗәне дә налог өчен алып чыгып китте. Сугыш бара, мин ачлыктан шешендем, әни миңа балык мае эчерде. Мин аның үз әнием тугел икәнен 1942 елда гына белдем, ул минем үги әнием икән. Әтинең өелеп торган китаплары арасыннан үз әниемнең миңа ике яшь, абыйга биш яшь вакытта өч-дүрт айлык сеңлебезне алып, бутән ир белән Донбасстан Татарстанга китүләре турында язма таптым..Минем үги әнием дә Казанбаштан икән. Аның ире үлгән булган, минем әтием дә 1946 елда вафат булды”,- дигән юллар бар.

     Фарук Әхмәдуллинның 1999 елның 20 августында язган хатында, Мөндеш авылын сагынып иҗат иткән шигыре бар.

      Гыйбрәт алырлык тормыш юлы үткән якташыбыз Фарух Әхмәдуллин туган ягын никадәр генә сагынып яшәсә дә, авыру сәбәпле кайту мөмкинлеге булмый, ул 2000 елның 19 январендә вафат була. Аңа быел 90 яшь тулган булыр иде. Фарух абыйның шигырьләрен тыңлаган, картиналарыннан һәм эскизларыннан оештырылган күргәзмәләрен күргән кешеләр аны сагынып искә алалар, соклану һәм горурлану хисләре кичерәләр. Алдагы язмаларыбызда якташыбыз Әхмәдуллин Фарух Зиннәт улының тормышы һәм иҗаты белән бәйле истәлекләрне сезгә тәкъдим итүне дәвам итәрбез.

 

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

 

 Фарух Әхмәдуллинның картиналары, рәсемнәре

© ООО«Компания». 2014 г.
Все права защищены.
Сайт создан при помощи конструктора a5.ru